Чибәрләрнең чибәре син,
Сөйкемледән — сөйкемле.
Боз катлавын тишеп чыккан
Яз гөлләре шикелле.
Кушымта:
Чәчәге син шул гөлнең,
Сандугачы күңелнең.
Чибәрләрнең, чибәре син,
Сөйкемледән — сөйкемле.
Бар дөньяны нурлап торган
Яз кояшы шикелле.
Кушымта:
Тан йолдызы нуры син,
Язгы тамчы җыры син.
Ал кояшлы көнме син,
Ал чәчәкле гөлме син?
Күңелемне нурлап торган
Ай йолдызлы төнме син?
Кушымта:
Кояшлы көнем дә син,
Йолдызлы төнем дә син.
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 19:46
«
»