"Кайда торасың?" дип сорасалар,
Белмим ничек җавап бирергә.
Мәскәүдә дә торам, Казанда да,
Икесе дә якын күңелгә.
Мин Казанга кайтсам, Мәскәү диеп,
Үзәкләрем өзелә, ябыгам.
Ә Мәскәүдә Казан истән чыкмый,
Татар музыкасын сагынам.
Казан! Мәскәү! Якын итеп сезгә
Җырларымнан букет үрәм мин.
Мин айны да, кояшны да сөям
Һәм сезне дә шулай күрәм мин.
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 19:51
«
»