Дусларым, туганнарым

Категория: көе сүзләре

Күңелләргә күңел ышанып,
Берсен-берсе аңлаган.
Шул вакытта, куанышып,
Какшамас дуслык туган.

Кушымта:
Әй, дусларым, туганнарым,
Сез булганда, асылларым.
Узалмас булмас юлларым,
Һич талмас канатларым.

Җилләр болыт куып иссә
Тормышым юлларына,
Гайрәтле дусларым килә,
Дәрт биреп җаннарыма.

Бөркет канатлы дусларым
Килеп җитә яннарга.
Бергә кушып җан нурларын
Бу дөньяны пакъләргә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Дусларым, туганнарым»
Ноты для песни «Дусларым, туганнарым»
Голосов пока нет
« »