Истәлек (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Белми калдым, күрми калдым:
Киттең… Хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.

Кайсы коштыр, исемең белән
Сиңа кычкыра кебек;
Урмандагы һәрбер чәчәк
Сине юксына кебек…

Кушымта:
Кая киттең? Кемнәр алды —
Давыллармы, сулармы?
Йөргән эзләреңдә — ромашкалар,—
Истәлегең шулармы?

Истәлеккә эзләреңдә
Зәңгәр гөлләр үсәләр.
Кемнәр мине юатырлар,
Гөлне карлар күмсәләр?..

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Истәлек»
Ноты для песни «Истәлек»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (4 голоса)
« »