Төшләремдә, җырларымда
Куйдым ясап сурәтең.
Йөрәгемдә, хыялымда,
Тик янымда күрмәдем.
Кушымта:
Күңелемнең алтын сазы,
Тавышыңның тыңлым назын.
Ходаемның син рәхмәте,
Җырым, җаным, мәхәббәтем!
Сине күрәм дип интизар,
Синсез булды нечкә һәм тар
Тормышымның күперләре,
Җырлап талдыүзәкләрем.
Үзең килдең яннарыма,
"Сәлам, — дидең, — аппагыма".
Йомган булдым күзләремне,
Күргән булдым төшләремне.
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 20:26
«
»