Казан утлары (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күккә карыйм: айны, йолдызларны
Күргәнем бар күпме мәртәбә,
Әйтерсең лә, кемдер юмартланып,
Алтын сипкән зәңгәр хәтфәгә.

Җиргә карыйм: төнге Идел өсте
Көннәр көнләшерлек яп-якты.
Казан җәйгән ука толымнарын.
Шул күренеш мине йоклатмый.

Бер-берсенә гүя кысылышып
Җемелдәгән Казан утлары.
Төннәр буе керфек какмый утырып,
Санасаң да, булмас чутлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »