Канатлы яшьлек

Яңгыр түгел, бозлы кар яусада,
Безнең юллар, эзләр күмелмәс.
Янартаулар бер көн суынса да,
Безнең кайнар хисләр, безнең удар көчләр,
Безнең удар эшләр суынмас.

Безнең сулыш ярсып, кайнап чыга,
Атом төшен ярып эретә.
Күтәрәбез илне елдан елга,
Дуслар сөенерлек, дошман көенерлек,
Дошман ирешмәслек биеккә.

Җансыз яткан кысыр далаларда
Хәзер алтын диңгез чайкала.
Безнең колач җитте айга чаклы,
Айга тамга салдык, галәм юлын алдык,
Бөтен дөнья халкы таң кала.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »