Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 21:09
— Исәнме йөрдегез, кечкенә кошкайлар?
Кайларда гиздегез, канатлы дускайлар?
— Без очтык бергәләп табигать иркендә,
Барчабыз да исән-сау, тимәде беркем дә.
Тик китәбез инде, сезнең якта көз бит.
Синең янга килдек саубуллашырга дип.
Утыр да бакчада, тыңла җырыбызны.
Бик яратып тордык без сезнең җирегезне.
— Сайрагыз, кошкайлар, шундый моңлы итеп.
Бөреләнсен күңел, тагын язны көтеп.