Җырла, сеңелем, иң яраткан көйләреңне,
Утыртканда нәркиз гөлләреңне.
Җырларыңнан сандугачлар көнләшсеннәр,
Сине тыңлап, күгәрченнәр гөрләшсеннәр.
Җырла, сеңелем, сафлыгыңны, пакълегеңне,
Ишетсеннәр тулы шатлыгыңны,
Була кайчак уйланулар, моңаюлар,
Җансыз яткан ташлар гына уйланмыйлар.
Җырла, сеңелем, хисләреңне тотма бәйдә,
Яшьлегеңне ныграк чыңлат әйдә!
Канатландыр кешеләрне күркәм эшкә,
Күңел тоя,күңел сизгер, күңел нечкә.
Бу җыр Рәшит Гобәйдуллин репертуарында бар
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 21:16
«
»