Син минем

Син минем бер көйгә салып та,
Җырланмый онтылган җырларым…
Рөхсәтсез җанымны биләгән,
Сагышка төренгән уйларым…

Син минем иң ачы бәхетем,
Мәңгегә басылмас сагышым…
Тынмыйча йөрәгем түрендә
Яңгырый гел синең тавышың…

Син минем тормышка ашып та,
Бәхетсез калдырган хыялым…
Син минем йөгереп барып та,
Чигенә җитмәгән юлларым…

Ташкынны тыючы ярым син,
Төннәргә тоташкан таңнарым…
Аклыкка сокланган чагымда
Учымда эрегән карларым…

Иң татлы ноктада өзелгән
Мәңгегә онтылмас төшем син…
Хуш диеп ишекләр япсам да,
Яратып туялмас кешем син…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »