Мин бәхетнең күзләренә багам,
Кочагыма алам, иркәлим…
Бу дөняның бөтен яме, гаме,
Синдә, балам, синдә икән бит…
Кушымта:
Таянычым син, моңым
Һич тынмас татлы җырым,
Син минем — якты юлым,
Улым, улым…
Өметем син, җан җылым,
Өзелер үзәк кылым…
Ак булсын барыр юлың,
Улым, улым…
Зур күзләрен ачып елмая ул,
Бар да әле аңа өр-яңа,
Үз-үзеңә бүләк ясыйм дисәң,
Бала тудыр икән дөньяга…
Бу җыр Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина репертуарында бар
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 23:01
«
»