Сине сагынып

Сине күрдем, инде белдем
Җирдә ярату барын.
Синең сулышың ишетми
Яшәү юк моннан ары!

Яп-якты яңа дөньяда
Яраткан кеше генә.
Синең исем ишетелә,
Синең исем ишетелә
Йөрәгем тибешендә.

кушымта:

Сине сагынып йөдим мин,
Тик сине уйлап йөрим.
Минем янып яратудан
Офыкта кояш эри.

Синең йөздә, синең күздә
Яшәүнең җете төсе.
Иртәләрен уянам мин
Тик сине күрер өчен.

Син — минем көләч көннәрем,
Син — кояшы төннәрнең.
Инде беләм, мин бу җиргә
Инде беләм, мин бу җиргә
Сине эзләп килгәнмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »