Мин Казанга кайтам

Мин Казанга таңнар белән кайтам,
Зәңгәр томан булып уралам.
Һәр урамда мин үземне табам,
Һәр урамда кабат югалам.
Мин Казанга кичләр булып кайтам,
Моңнар салып һәрбер күңелгә.
Нурга тулып, янам йолдыз булып,
Ярымайлы Казан күгенә.

​Кушымта:
Мин Казанга хыял булып кайтам.
Кайтам иркен Идел ярына.
Урамнары таң җиленә сусап,
Казан-кала безне сагына. ​

Мин Казанга язлар булып кайтам,
Гөрләвекләр тулып ашыгам.
Казансудан кайткан дулкын төсле
Башым иям Кирмән ташына.
Мин Казанга көзләр белән кайтам,
Яңгырлардай явам күкләрдән.
Чорлар аша искән җилләр кебек
Хәтер булып багам үткәннән.

Мин Казанга моңнар булып кайтам
Чал гасырлар кичкән җыр булып.
Һәр урамда мин үземне табам,
Һәр урамда калам җуелып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »