Мин күрдем

Без белгән дөньяның читендә
Бер үк көн — рәхәт тә, читен дә,
Бер үк көн — кырыс та, хисле дә —
Көч өсти көчлегә!

Без белгән бер минут тынлыкта
Тюльпаннар башларын калкыта,
Ешая, кояшка тулышып,
Балалар сулышы!

Җир генә өндәүгә буйсынмый —
Хакмы ул, уйдырма булсынмы —
Бер генә мәңгелек кануны бар җирнең:

Яз керсә, малайлар һәр илдә —
Эльбага, Дунайга, Иделгә —
Бертөсле көймәләр агыза — мин күрдем!
Мин күрдем!
Яз күкне кузгата язганда
Венада, Берлинда, Казанда
Кешеләр бер-берсен ярата — мин күрдем!
Мин күрдем!

Голосов пока нет
« »