Күзләр сөйләште

Категория: көе сүзләре

Сөю хисемне белгертер өчен
мин бөек сүзләр эзләп тормадым —
кулларың тотып, күзеңә карап,
сүзе булмаган бер җыр җырладым.

Җырлаган идең гаҗәеп бер җыр
күземә карап, кулларым тотып.
Ул шундый назлы, тылсымлы иде,
йөрәгем алды ул җырны отып.

Хәтерлимен мин,
Хәтерлимен мин:
кирәк булмады бернинди сүзләр —
куллардан кулга җылылык күчте,
йөрәкләр типте, сөйләште күзләр.

Ул җырны Җирдә һәр кеше белә,
ул җырның Җирдә юктыр тиңдәше.
Шул көннән бирле йөрәк түремдә
бәхеткә илткән мәхәббәт яши.

Хәтерлимен мин,
Хәтерлимен мин:
кирәк булмады бернинди сүзләр —
куллардан кулга җылылык күчте,
йөрәкләр типте, сөйләште күзләр.

Йөрәгемдәге мәхәббәтемнән
сүзсез җыр өчен сүзләр ярала:
сөеклем, сине, дусларым, сезне,
туган илкәем, сине яратам!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »