Таныш түгел сиңа барыр юлым,
Һәр адымың сергә күмелгән.
Якынсың да, ераксың да төсле,
Шикләнүләр китми күңелдән.
Гомер буе сиңа барам,
Йөрәгеңә юллар салам.
Шул юллардан үтәр өчен,
Хыялыма җитәр өчен,
Сиңа барам, сиңа барам,
Сиңа барам.
Озын кебек таныш түгел юллар,
Түземлекләр кирәк үткәндә.
Ничә барма, мин тәү үтәм төсле,
Киләчәктән үтәм үткәнгә.
Гомер буе сиңа барам,
Йөрәгеңә юллар салам.
Шул юллардан үтәр өчен,
Хыялыма җитәр өчен,
Сиңа барам, сиңа барам,
Сиңа барам.
Варианты песни
Бу җыр Гөлчәчәк Галләмова репертуарында бар
Добавлено Динәкәй в Пнд, 30/10/2023 - 10:43
«
»