Добавлено Динәкәй в Пнд, 30/10/2023 - 10:56
Таң атарга калды өч сәгать,
Өч сәгатьтән инде китәсең.
Өч сәгать — ул миңа өч минут,
Өч минуттан ялгыз итәсең.
Кушымта:
Син китәсең…Кала якты көн,
Якты көндә калам көн күреп,
Кала кояш, ләкин китәсең,
Йолдызларның барын сүндереп.
Кояш баер, янар йолдызлар,
Кабатланыр таңнар яңадан.
Кабатланыр көннәр, сәгатьләр,
Булыр ай, ел шулар саныннан;
Кабатлана барыр мизгелләр.
Кабатланыр гореф-гадәтләр —
Кабат килеп, кабат китәрсең,
Кабатланмас шушы сәгатьләр —
Гомернең бер алтын кисәге,
Иртәгә ул инде кичәге…