Добавлено Динәкәй в Пнд, 30/10/2023 - 11:02
Салкын чишмә суын эчәрмен,
Салкын чишмәләргә тап булсам.
Сөеп туялмаслык сөярмен,
Гомерлеккә миңа яр булсаң.
Кушымта:
Мәхәббәтем, яшьлек мәхәббәтем,
Кай якларда, белмим, йөрисең?
Белсәм иде, син бәхетле микән,
Ничек кенә минсез яшисең?
Күңелләрем еракларга очмас,
Яннарымда әгәр син булсаң,
Җир йөзендә оҗмах ишекләрен
Синең белән генә ачалсам.
Ходайдан мин тик бәхетләр сорыйм
Синең өчен, үзем өчен дә.
Язмышлар бер булып, бергә булсак,
Белер идем Ходай барын да.