Добавлено Динәкәй в Пнд, 30/10/2023 - 11:33
Авылымның язгы ташулары —
Сагынуымның чиктән ашулары…
Ак шәлеңне ябынып ак башыңа,
Син чыгарсың, әнкәй, каршыма.
Мин кайтасы юлдан күзең алмый
Көткәнеңне сизәм, беләм мин.
Керсез күзләреңә карар өчен,
Ашыгыплар кайтып киләм мин.
Ак киенеп каршы алгангамы,
Күңелемнең бигрәк шат чагы.
Керфегеңә ап-ак карлар кунгач,
Бер кайтырмын әле мин тагын.
Мине уйлап, зинһар, сагышланма,
Иң якты җыр сиңа багышлана.
Синекедәй күңелем ак минем,
Ташу сыман илдән акмыймын.