Көт мине (өченче вариант)

Хушлаштык без күрешергә —
Ара берни дә түгел.
Менә кайта, менә күрәм
Дип өметләнә күңел.

Кушымта:
Көт мине, кыен булса да.
Килермен соңлап булса да.
Сиңа таба эзлим юлларны.
Көт мине, өмет сүнсә дә.
Кайтырмын, җилләр ияртеп,
Кабызырга сүнгән утларны.

Сиңа таба юлым төшәр,
Ерак дип әйтмим аны.
Күңелем белән йөзәр тапкыр
Үтәм мин ул араны.

Араларны якынайткан
Сагыну үзем белән.
Уйлама онытты диеп,
Мин сиңа үзем киләм

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Көт мине»
Ноты для песни «Көт мине»
Голосов пока нет
« »