Ник очрашты тагын безнең юллар (икенче вариант)

Нәрсә булды безгә, әй дускаем,
Ни аерды безне, аңламыйм?
Айрылышты уйлар, ераклашты юллар,
Ну сорауга җавап табалмыйм.

Ник очрашты тагын безнең юллар?
Инде күңел түзми — ашкына.
Сүнеп барган хисләр кинәт кабындылар
Әверелеп язгы ташкынга.

Тәрәзәмә килеп сайрый кошлар,
Моңсулатып кичем-иртәмне.
Дулкынланды йөрәк, сине күргәч бигрәк,
Белгән кебек өзелеп көткәнне.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ник очрашты тагын безнең юллар»
Голосов пока нет
« »