Әлхәмдүлилләһ

Категория: көе сүзләре

Бисмилласыз уянган юк,
Әйтәмен көн дә.
Таңымны башлыйм намаздан,
Әлхәмдүлилләһ.

Тәһарәтләр алу фарыз —
Пакьләнәм көн дә.
Ак намазлыгым җәелгән —
Әлхәмдүлилләһ.

Чал чәчемдә ак яулыгым
Төшкән иңемә.
Хаҗдан кайткан бүләк күлмәк,
Әлхәмдүлилләһ.

Кулымда нәнәм дисбесе,
Дога телемдә.
Өстәлемдә ризык тулы,
Әлхәмдүлилләһ.

Биш вакыт намаз укыгач
Бәхетле кем дә.
Таңымны башлыйм намаздан,
Әлхәмдүлилләһ.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »