Әй, манара, син утырдың
Ничә еллар нур булып;
Сине кисеп төшергәннәр
Йөределәр хур булып.
Әй, манара, үзеңне кем
Кискәнен дә белмәдең, белмәдең.
Бер Ходадан әмер булып,
Ниг телгә килмәдең?
Әй, манара, исемеңне
Бигрәк матур кушканнар;
Әгәр телгә килгән булсаң,
Куркыр иде дошманнар.
Әй, Манара, син утырдың,
Мөэминнәргә билгегә.
Сине кисеп төшергәннәр
Хур булдылар мәңгегә, мәңгегә.
Әй, манара, син булмагач,
Яңгыр яумый күкерәп.
Сине кисеп төшергәндә
Җирләр торды тетрәп!
Әй, манара, күтәрелдең,
Күрде сине мөэминнәр.
Йөрик анда, кылыйк гамәл,
Сафлансыннар күңелләр.
Бу җыр Медина төркеме репертуарында бар
Добавлено Динәкәй в Пнд, 30/10/2023 - 12:27
«
»