Яңгыр вальсы

Урамда яңгыр ява,
Түбәдән тамчы тама.
Күлдәвек уртасында
Юана бала-чага.

Тамчы тама тып та тып,
Тып та тып, тып та тып.
Булмый аны туктатып,
Туктатып, туктатып.

Яңгыр һаман да ява,
Куана бала-чага.
Бар дөньясын онытып,
Әбекәйләр дә елмая.

Урамга чыккан Марат.
Шаккатып тора карап.
Чәпелдәтә суны Ләйлә
Шул Маратны шаяртып.

Ләйлә һәм Марат көлә,
Әй көлә, әй көлә.
Булмый гына туктатып,
Туктатып, туктатып…

Голосов пока нет
« »