Дуслык җыры (бишенче вариант)

Әй рәхәт биюләр бергәләп,
Каршыма чык син дә, сеңелем.
Һавалар гел аяз, гүя яз,
Гөлбакча шикелле күңелең.

Шатланып уйныйк та көлик без,
Күмәкләп җырлыйк та биикбез.
Әнкәйдәй кадерләп үстергән илкәйгә
Зур рәхмәт, зур рәхмәт, диик без.

Яңгырый болыннар өстендә
Тургайдай гармуным көйләре.
Шул көйне тыңлап һич туймыйлар,
Тыңлыйлар туган як өйләре.

Дуслар җыр сузалар һәр якта,
Дус булып яшәве күңелле!
Һәм безгә кушылып балалар
Җырлыйлар-бииләр шикелле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
« »