Әйлән-бәйлән (икенче вариант)

Сез дә безгә кушылыгыз —
Без шатлык таратабыз,
Тирә-якны яңгыратып
Җырларга яратабыз.

Кушымта:
Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Безнең белән, безнең белән әйлән.
Җыр — ул канат, җыр ул — бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.

Ягез, сез дә кушылыгыз,
Утырмагыз, торыгыз!
Җырлый-җырлый биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.

Голосов пока нет
« »