Йокла, балам

Күктән ай елмая, йолдызлар яна,
Матур елгаларда сикереп су ага.
Син тауларда йөрдең, диңгездә гиздең,
Парашютчы булдың — күктән сикердең.

Йокла, балам, йокла,
Йом тизрәк күзең,
Бик зур эштә үтте
Синең көндезең.

Йоклый аюларың, йоклый атларың,
Уенчыкларның да йоклар чаклары.
Мич башында песи йоклый берүзе
Син дә йокла, балам, тизрәк йом күзең.

Йокла, балам, йокла,
Йом тизрәк күзең,
Бик зур эштә үтте
Синең көндезең.

Бүгенгедәй матур айлы төннәрдә
Син йөрерсең очып зәңгәр күкләрдә,
Айлы төндә айга юллар —салырсың,
Әтиең белән мине искә алырсың.

Йокла, балам, йокла,
Йом тизрәк күзең,
Бик зур эштә үтте
Синең көндезең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
« »