Бишек җыры (тугызынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Күктә якты ай йөзә,
Җирдә колын ил гизә.
Арыса да колынкай,
Күңелендә уенкай.

Ай сорый колынкайдан:
— Килеп чыктың син кайдан
Аякларың сигез,— ди,—
Башыңда бар мөгез,— ди.

Кушымта :
Йокла, балам, йомшагым,
Бәбечем, колынчагым,
Йокла, иртән эшең күп,
Әлли-бәлли, бәү-бәү-бәү…

Колын саный аягын:
— Аягым дүрт, абыем!
Колын чайкый башкаен:
— Мөгезсез мин, айкаем!

Колаклар бит ул шулай
Мөгез сыман тырпайган.
Шәүләм миңа бәйләнә —
Мин икәүгә әйләнәм.

Кушымта .
Әйтә колын:
— Карап тор!
Мин ничәүмен, санап тор!
Ята колын ук сыман,
Колаклары чук сыман.

Җиргә сеңә колынкай —
Җирдә шундый җылыкай
Йомыладыр күзләре,
Оеп бара үзләре…

Бәү-бәү итә урманнар,
Таулар, кошлар, яланнар
Яшел хәтфә болында
Төшләр күрә колын да.

Бөтен дөнья бәү итә,
Ай бишекне тирбәтә.
Алтын нурда елмая,
Зәңгәр күктән моң ява…

Голосов пока нет
« »