Күк болытлар үттеләр,
Якты тамчы сиптеләр,
Уем-уем җирләргә
Көзге тезеп киттеләр.
Каз, үрдәкләр тиз генә
Килделәр шул көзгегә.
Күктән төшкән бәхет дип,
Кагындылар, йөзделәр.
Тик «көзгеләр» киптеләр,
Бигрәк кызык иттеләр,
Каз, үрдәкне калдырып,
Күккә очып киттеләр…
Каз, үрдәкне калдырып,
Күккә очып киттеләр…
Добавлено Динәкәй в Пнд, 30/10/2023 - 22:07
«
»