Ураза бәйрәме

Категория: көе сүзләре

Дөньяларны нурландырып,
Калебләрне пакьләндереп,
Көтеп алган Рамазан да узып китте.
Изге гамәл — хәер дога, әҗер савалары белән
Бәйрәм җитте, бәйрәм җитте, бәйрәм җитте.

Әй изге Рамазан,
Калдырма син догадан.
Бәйрәмеңә без җыелдык
Мәскәү, Казан, Уфадан.

Туганнарны табыштырган,
Дуслар белән кавыштырган
Ифтар ашлар савап булсын хәере белән.
Тәравихларны укыдык, кул күтәреп дога кылдык,
Бәйрәм белән, бәйрәм белән, бәйрәм белән.

Уразаны тотканнар да,
Изге гамәл кылганнар да
Әҗерен алыр бер Ходайдан, бер Ходайдан.
Нинди гүзәл, нинди күркәм, айлар таҗы — мөэминнәргә
Һәрвакытта көтеп алган ай — Рамазан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »