Мәүлид Нәби

Категория: көе сүзләре

Лә иләһә илләллаһү,
Лә иләһә илләллаһ,
Пәйгамбәрнең мәүлидендә
Бөтен дөнья тулган нурга.
Исеменә әйтик салават,
Җаныбызга булсын дога.

Мәүлид Нәби, Мәүлид Нәби,
Пәйгамбәребез туган көн.
Бер могҗиза мөэминнәргә
Юл сыйратуль мөстәкыйм.

Лә иләһә илләллаһү
Мөхәммәд рәсүлүллаһу.
Тәкбир әйтеп кабатлыйк без:
«Иман бирсен бер Аллаһу»

Пәйгамбәрнең тәүге сүзе
«Өммәтем», — дигән сүз булган.
Саф, саф иңгән фәрештәләр
Хәйран калып, сәҗдә кылган.

Аллаһтан соң Пәйгамбәргә
Якынырак кем бар тагын?
Өммәте әйтә салават,
Яңарталар иманнарын.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »