Әссәләтү әл-лә Нәби

Категория: көе сүзләре

Әссәләтү әл-лә Нәби,
Вәссәләмү әл-лә рәсүл.
Вәл ән бия әл мүрсәлин
Күллүһүм мукәрәмүн.

Дөреслек юлын Аллаһ күрсәткән,
Пәйгәмбәрләрен җибәргән.
Коръәндә алар егерме биш.
Исемнәрен белергә тиеш:

Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих,
Ибраһим, Лут, Исмәгыйль.
Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб,
Шөгаиб, Муса, Һарун, Зөлкифел,
Давыт, Сөләйман, Ильяс, Әльясәгъ,
Юныс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә,
Иң соңгысы — рәсүлебез
Мөхәммәд әл-Мостафа.

Әссәләтү әл-лә Нәби,
Вәссәләмү әл-лә рәсүл.
Вәл ән бия әл мүрсәлин
Күллүһүм мукәрәмүн.

Безнең пәйгамбәр — иң күркәм кеше,
Ул Аллаһның рәсүле.
Син ярат аны, калебеңә
Иңсен Аллаһның сүзе.

Салават укы пәйгамбәреңә,
Әйт син һәрчак салават.
Мөэмин-мөселманга булсын
Изге сүзләр әманәт.

Науир кулүбәнә йә Аллаһ,
Дә кәлби рәсүликә йә Аллаһ!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »