Рәхмәт яусын

Күк белән җир
Нурдан тоташкан бит,
Шифа яңгыр гөлләремә яусын.
Яңгыр алып килгән болытларга
Рәхмәт яусын,
Рәхмәт яусын,
Рәхмәт яусын!

Исән-имин генә ир-егетләр
Гүзәл кызларына урап кайтсын.
Туй ясаган әти-әниләргә
Рәхмәт яусын,
Рәхмәт яусын,
Рәхмәт яусын!

Уллар, кызлар кешелекле булып,
Олыларның фатихасын алсын!
Ак күңелле әби-бабайларга
Рәхмәт яусын,
Рәхмәт яусын,
Рәхмәт яусын!

Голосов пока нет
« »