Сәхтиян читек, сауры башмак
Тау битендә йөреп туздырдым шул,
Тау битендә йөреп туздырдым;
Алтай җәйне, алтай кышны
Син җаныемны уйлап уздырдым.
Аягындагы читегең
Болгар икән олтаны шул,
Болгар икән олтаны.
Сине сөйми кемне сөйим:
Син бит җегетләр солтаны.
Сәхтиян читек зур булмас ла,
Кунычлары аның киң булмас шул,
Кунычлары аның киң булмас.
Күрешкәндә, бәгърем, бер сөйләшик,
Инде күрешү безгә тиз булмас.
Бу җыр Альбина Бәширова, Сәидә Мөхәммәтҗанова репертуарында бар
Добавлено Динәкәй в СР, 01/11/2023 - 12:14
«
»