Кара карлыгандай кара, ай, күзләрең,
Кызыл бөрлегәндәй йөзләрең
Бәгърем, җаныем, сылуым Хәтирә,
Хәтирә, бигрәк күрәсем килә.
Шикәрләрдин тәмле, балдан татлы
Тел тирбәтеп әйткән сүзләрең,
Бәгърем, җаныем, сылуым Хәтирә,
Хәтирә, бигрәк ямьле бу тирә.
Бигрәк сагынып, җаныкаем, бик саргаеп,
Сиңа гына яздым мин бу хатны.
Бәгърем, җаныем, сылуым Хәтирә,
Хәтирә, бигрәк күрәсем килә.
Варианты песни
Бу җыр Мәрьям Рахманкулова репертуарында бар
Добавлено Динәкәй в СР, 01/11/2023 - 12:19
«
»