Адымнар,
Адымнар
Тып та тып,
Тып та тып.
Еракта,
Якында,
Тәрәзәм артында,
Кемнәрдер ашыга
Тып та тып,
Леп тә леп…
Смена алышына.
Адымнар асфальтта.
Кырларда, юлларда,
Менәләр тауларга,
Йөриләр урманда.
Адымнар, адымнар
Еракка китәләр.
Адымнар кешене
Бәхетле итәләр.
Ашыга яшь егет
Сөйгәнен күрергә.
Бәхетле адымнар,
Тавың да, үрең дә
Бер нәрсә тормый ул,
Адымнар җырлый ул.
Аларның теле бар, —
Сөйлиләр адымнар.
Алган да яшь ана
Баласын кулына,
Келәмнәр җәя ул
Үтәсе юлына.
Атлый ул сакланып,
Леп тә леп,
Леп тә леп.
Чөнки бит бара ул
Дөньяның яшьлеген
Кулына күтәреп.
Адымнар, адымнар
Еракка китәләр.
Адымнар кешене
Бәхетле итәләр!
Бәхетсез итәләр!..
Адымнар төрлеләр,
Адымнар серлеләр,
Адымнар таптыйлар,
Адымнар яклыйлар.
Адымнар, Адымнар
Лап та лып,
Лап та лып.
Бер эзгә басалар
Тузаннар актарып.
Бер, ике, Бер, ике!
Итекләр дагалы.
Ирекле, ирексез
Айкыйлар даланы.
Табаннар астында
Чәчәклар сытыла.
Илтә бу адымнар
Һәркемнең йортына.
Күз яше илтә бу,
Сагышлар илтә бу.
Сиңа да, миңа да
Коточкыч һәлакәт,
Юлларга киртә бу.
Кирәкми бу адым,
Миңа да кирәкми,
Сиңа да кирәкми.
Кирәкми,
Кирәкми,
Кирәкми бу адым!
Бәхетле адымнар
Тек тә тек,
Леп тә леп,
Һәрберсе үзенчә
Җыр булып атласын.
Адымнар тормышны,
Бәхетне якласын!
Адымнар, адымнар
Кермәсен утларга.
Адымнар әйләнеп,
Әйләнеп кайтсыннар йортларга!