Яшьлек ул туй белән күңелле;
Мул итеп сый-хөрмәт куй алга,
Хәмер дә өстәлсен хыялга.
Калганы барысы да табылыр;
Караңгы төшмәсен туйларга, туйларга.
Яшьлектә Җәлилләр карашы,
Елларның каршында яшь түкмә,
Елларны омтылдыр бәхеткә!
Калганы барысы да табылыр;
Бул тугры тормышка, яшьлеккә, яшьлеккә!
Бәрхетләр кирәкми яшьлеккә,
Яшьлек ул болай да бәхетле,
Яшьлекне төрмәгез бәрхеткә!
Калганы барысы да табылыр;
Балалар үссеннәр бәхеткә, бәхеткә!
Яшьлеккә килешә ак төсләр,
Яшьлеккә мәңгелек алкышлар,
«Ачы» ны татысын җан дуслар,
Калганы барысы да табылыр;
Тик ачы булмасын,
Тик ачы булмасын язмышлар!