Бер күрүдә гашыйк булганнар (икенче вариант)

Безгә, иркәм, кавышмастан элек
Бәхетсезлек юрап куйганнар:
Тиз сүрелә, тиз суына, имеш,
Бер күрүдә гашыйк булганнар.

Ышанма син, иркәм, без түгел ул
Бәхетсезлек өчен туганнар.
Карыймыни кеше сүзләренә
Бер күрүдә гашыйк булганнар?..

Еллар үтә, ә йөрәкләр һаман
Назлы сөю белән тулганннар,
Әйтерсең без әле бүген гөнә
Бер күрүдә гашыйк булганнар.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бер күрүдә гашыйк булганнар»
Ноты для песни «Бер күрүдә гашыйк булганнар»
Ноты для песни «Бер күрүдә гашыйк булганнар»
Ноты для песни «Бер күрүдә гашыйк булганнар»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »