Бишек җыры (унынчы вариант)

Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Иркәләргә, сөяргә
Үз әнкәсе бар аның.

Әлли-бәлли, йом күзең,
Йом-йом күзең, йолдызым.
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.

Әткәсе аның мал суяр,
Әнкәсе аның май турар,
Җылак бала ашап куяр,
Җылакларын ташлап куяр.

Әлли-бәлли итәр бу,
Үсеп буйга җитәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Галим булып җитәр бу.

Әлли-бәлли көйләрмен,
Хикәятләр сөйләрмен,
Изге теләк теләрмен,
Бәхетле бул, диярмен.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бишек җыры»
Ноты для песни «Бишек җыры»
Голосов пока нет
« »