Кул селтәсә якын дусларың:
"Ул егылды, тормас", — диеп.
Шатлансалар дошманнарың:
"Булмас!", — диеп.
Өметен өзсә туганнарың:
"Ул безнеке түгел!", — диеп.
Сөйгән кешең китсә:
"Ул таш күңел!", — диеп.
Бар көчеңне җыеп торып бас —
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
Юлларда егылулар җиңел,
Авыр кире торулары.
Тайгак юлдан
Туры атлап барулары.
Кул селтәгән дуслар дус түгел,
Ташлап киткән ярлар — чит яр.
Бер егылгач,
Тора алсаң өметең бар.
Бар көчеңне җыеп торып бас —
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
Бу җыр Илсөя Бәдретдинова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 02/11/2023 - 21:09
«
»