Тукта, вакыт

Категория: көе һәм сүзләре

Кичә генә беренче адымны
Атлагандай кебек булсак та,
Бүген инде шактый юл узылган,
Азагы юктай тоелса да.

Тукта, вакыт, ашыктырма,
Мизгелләр үтсен, санап торма.
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер.

Туктамый шул вакыт, туктый белми,
Һәр мизгеле аның саналган.
Тик белмибез, безгә язылганын,
Күпме калган, күпме узылган.

Тукта, вакыт, ашыктырма,
Мизгелләр үтсен, санап торма.
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер.

Бирелгәннең күпмесен телгән,
Әллә кай җирдән исәплисе.
Юл азагын һич күрәсе килми,
Яшисе дә килә, яшисе.

Тукта, вакыт, ашыктырма,
Мизгелләр үтсен, санап торма.
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »