Йомшак басып килә Сәрвиназ,
Күңелдә уйный дәртле саз,
Таң җиледәй туа саф аваз,
Ераклардан яңгырый кайтаваз.
Кушымта:
Сәрвиназ, Сәрвиназ!
Һәрбер күзәнәгең тулы наз,
Карашларың якты — зәңгәр яз,
Сине сурәтләргә сүзем аз.
Зифа гәүдәсенә ярашып
Җилләр исә, чәчен тарашып.
Җырлый-җырлый аккан агымсу
Чакыра аны, булса ямансу.
Ярсу коштай ярсу күңеле
Алып менә биек тауларга.
Йөрәгенә утлар кабынгач,
Серен сөйли бөдрә талларга.
Варианты песни
Добавлено Динәкәй в ПТ, 03/11/2023 - 14:01
«
»