Аңлыйм да ул үзем, беләм дә ул:
Көтмисең дә, чакырмадың да,
Болай гына, бер сәбәпсез-нисез
Тагын килдем синең яныңа.
Кушымта:
Синең өчен минем килүләрем
Бик еш микән? Әллә сирәкме?
Сине көн дә,
Көн дә бер күрергә,
Сине көн дә бер күрергә кирәк,
Башка миңа берни кирәкми.
Аны-моны сораштырган булам —
Сүз югында бары сүз булсын.
Күз алдымда синең йөз булсын да,
Озагырак вакыт сузылсын.
Синең йөзең, гади күз карашың
Өсти миңа көч тә, түзем дә.
Ә син шулай көчле икәнеңне
Белмисеңдер, бәлки, үзең дә.
Добавлено Динәкәй в ПТ, 03/11/2023 - 14:02
«
»