Торам синең ишек төбеңдә

Урау иде сиңа барыр юлым,
Җиңел юллар булды — китмәдем:
Сайладым мин, әкияттәге кебек,
Иң авырын — сиңа илткәнен.

Кушымта:
Гомер буе сине уйладым мин,
Гомер буе сиңа гашыйкмын.
Гомер буе сине эзләдем мин,
Гомер буе сиңа ашыктым.

Көч җитмәсне син дип күтәрдем мин,
Егылганда, син дип калкындым.
Син дип җиңдем җиде каршылыкны,
Уртасыннан үттем ялкынның.

Һәрнәрсәне синең белән башлап,
Синең исем белән башкардым.
Синдер, диеп, сине сөям, диеп,
«Син»ен сөйдем ялгыш башканың.

Син, дидем мин, куәт кирәк булса,
Өметемне өзгән көнемдә.
Һәм, ниһаять, хәлсез юлчы кебек
Торам синең ишек төбеңдә.

Тик ачасы гына… Ләкин мине
Ышанычым тагын ташлады.
Ачармын да… очратмаммы соң мин
Сине түгел, тагын башканы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »