Шушы җирдә тудык, шушында,
Барыбыз да үстек шушында,
Елгасында җәен су коенып,
Агач коньки шуып кышында.
Агач коньки шуып кышында —
Үстек барыбыз да шушында.
Һәм шушы җир безгә акыл бирде,
Йолдызларга очар көч бирде.
Тик беркемнең ташлап киткәне юк,
Җәен су коенган бу җирне,
Кышын коньки шуган бу җирне.
Җәен су коенган бу җирне,
Кышын коньки шуган бу җирне.
Моңсуланып озатып кала да,
Көлеп каршы ала шушы җир.
Шушы җирдән китү безнең хыял,
Сагынып шуңа кайту — безнең чир.
Сагынып шуңа кайту — безнең чир.
Көлеп каршы ала шушы җир.
Картаймый да һаман, яшәрми дә,
Ягымлы да үзе, сөйкемле…
Тик аз гына кечерәйгән кебек,
Безне үстергән әнкәй шикелле.
Безне үстергән әнкәй шикелле —
Ягымлы да үзе, сөйкемле…