Ап-пак, ап-пак каз идем, дуслар,
Сусызлыктаи саргайдым.
Илдә рәхәт яши идем,
Читтә йөреп моңайдым.
Кушымта:
Агач башы бөдрә-бөдрә,
Җилләр чыкса, шаулыйдыр.
Урманнардин узган чакта
Моңлы кошлар сайрыйдыр.
Агач башы тәсбих тарта, дуслар,
Әкрен искән җил белән.
Ай-Һай, дуслар, таралышмыйк,
Бергә яшик ил белән.
Урманнарның артларында, дуслар,
Күлләр булыр, күл булыр.
Ай-Һай, дуслар, илгә кайтыйк,
Бәлки, рәхәт көн булыр.
Агач башы бөдрә-бөдрә,
Җилләр чыкса, шаулыйдыр.
Урманнардин узган чакта
Моңлы кошлар сайрыйдыр.
Добавлено Динәкәй в СБ, 04/11/2023 - 18:04
«
»