Каръят батыр

Сазламык камышында
Кабан ятыр,
Шул кабанны атып алыр
Каръят батыр, Каръят батыр.
Шул кабанны атын алыр
Каръят батыр, Каръят батыр.

Ук-җәясен иңгә асып,
Кабанны алып,
Ат уйнатып аудан кайтыр
Каръят батыр, Каръят батыр.
Ат уйнатып аудан кайтыр
Каръят батыр, Каръят батыр.

Тутыйны тотарга
Ефәк кирәк.
Арысланны ауларга
Йөрәк кирәк, йөрәк кирәк.
Арысланны ауларга
Йөрәк кирәк, йөрәк кирәк.

Арысланны бер атуда
Яралаган
Бу дөньяда Каръяттай
Батыр сирәк, батыр сирәк.
Бу дөньяда Каръяттай
Батыр сирәк, батыр сирәк.

Голосов пока нет
« »