Сайрый (былбыл, сайрый былбыл,
Өз (е) леп сайрый, һай, үзәндә.
Сине саг(ы)нып, Әсмабикә,
Үзәгем өзелгәндә.
Сине саг(ы)нып, Әсмабикә,
Үзәкләрем өзелгәндә.
Ак калфагың аклы чуклы,
Чукларына, һай, хисап юк.
Ялындырма, Әсмабикә,
Синсез торыр хәлем юк.
Ялындырма, Әсмабикә,
Синсез торыр хәлләрем юк.
Мәдрәсәнең галимнәре
Сиксән төрле язу таный.
Әгәр сөйсәң, Әсмабикә,
Бер ел сабыр ит, җаный.
Сөюләрең чыннан булса,
Бер ел сабыр итче, җаный.
Әй, алым син, алым син ләй,
Алым түгел, һай, гөлем син.
Җаныкаем Әсмабикә,
Өзелеп сөйгән ярым син.
Җаныкаем Әсмабикә,
Өз (е) леп сөйгән бер ярым син.