Мәҗлес көе

Түгәрәк өстәл, һай, дүрт аяк,
Өсләрендә чуклы ашъяулык.
Ашъяулык тулы тәмле ризык,
Сез килүгә, дуслар, хәзерлек.

Түгәрәк өстәл, һай, дүрт аяк,
Өсләренә тездем чынаяк.
Чынаяк тулы бал да шикәр,
Эчеп җибәр, дустым, бер аяк.

Кадерле дуслар, сезне көттек,
Сарык суеп, итләр пешереп.
Рәхмәт, дуслар, һай, килгәнсез
Якын күреп, искә төшереп.

Утырыйк әле бер сөйләшеп,
Сөйләшкәндә сүздән сүз арта.
Сөйләшкән саен сүзләр арта,
Никтер, дуслар, сезне җан тарта

Чын дуслар килгән, һай, безләргә
Алтмыш чакрым җирләрне үтеп.
Алтмыш чакрым җирләр үтеп,
Якын күреп безне, үз итеп.

Түгәрәк өстәл, һай, дүрт аяк,
Аяклары бар да бер манер.
Сезнең белән күрешергә
Язган икән әл дә бер кадыйр.

Голосов пока нет
« »