Шаулыйдыр нарат, һай, шаулыйдыр,
Кыр казлары канат кайрыйдыр.
«Кыйгак-кыйгак!» — каз кычкыра
Еракларга очарга.
Бер яшь егет ашкына ла
Сөйгән ярын кочарга.
Бөдрә лә чәчен җилфердәтеп
Тәрәз ачып бер кыз карыйдыр.
«Кыйгак-кыйгак!» — каз кычкыра,
Кайсы якның казы икән?
Ег(е)те алса, кызы барса.
Бәхет башы шул микән?
Уйсу ла җиргә су җыела,
Шунда кыр казлары коена.
«Кыйгак-кыйгак!» — каз кычкыра,
Бәпкәсен җуйган микән?
Ег(е)те көтә, кызы чыкмый,
Бигрәк назлы яр икән.
Сөйгән ләй кызын уйлый-уйлый
Арысландай егет боега.
«Кыйгак-кыйгак!» — каз кычкыра,
Кайсы диңгез казы икән?
Иләс-миләс егет башы,
Гыйшкы бигрәк каты икән.